Рэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 класс

  • Тема: Әйтелү
    максаты буенча җөмлә төрләре
  • Класс: 3
  • Максатлар:

1.Әйтелү максаты
буенча җөмлә төрләрен күзәтү.

2. Хикәя җөмләне
аерып танырга ярдәм итү ,  җөмләләрне дөрес тавыш белән уку.

3. Туган телебезгә
кызыксыну уяту, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

  1. Материал: дәреслек, картиналар, карточкалар, җөмлә
    моделе.
  2. Җиһазлау: компьютер.
  3. Дәрес төре: яңа тема өйрәнү.
  4. Эпиграф:        “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар,
  5. (1 нче слайд)    Белгәннәр
    чумып алыр, белмәгән коры калыр”.
  6. Дәрес барышы.

Ι. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру.

Сәнгатьле укучы бер бала Х. Туфанның “Син өйрәттең миңа” шигырен сөйли.

                                  Бу дөньяның төсен, ямен, тәмен,

                                  Кем аркылы, ничек белдем мин?!

  •                                   Бишектә үк мине өйрәтүчем –
  •                                   Туган телем,бәгърем, син ул, син!
  •                                   Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
  •                                   Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
  •                                   Син аңлаттың миңа, туган телем,
  •                                   Син өйрәттең миңа һәммәсен.
  • — Укучылар, бу шигырьдә нәрсә турында сөйләнә?
  • — Туган телгә  мәхәббәт, горурлык хисләре.

— Әйе, иң элек үз телеңне өйрәнергә, матур, әдәпле сөйләшергә кирәк. Менә
без дә  дәресне башлап җибәрәбез. Әйдәгез, без дә бер – беребезгә матур итеп
елмаябыз, тылсымлы сүзләр әйтәбез. Хәерле көн, балалар!

ΙΙ. Яңа дәрес материалы. Материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру. Проблема кую.

— Укучылар, карагыз әле, укытучы ни өчендер Маратның өй эшенә билге
куймаган. Ни өчен куймады икән? Хәзер Маратның эше белән танышып китик әле. (З.
Мансурның “Кырмыска” дигән шигыре белән танышу ).

— Шигырьдә тыныш билгеләре җитми. Җәяләр белән бирелгән урыннарга
тиешле тыныш билгеләрен куеп укып карыйк (бер укучыдан укыту). (2-3 нче
слайдлар)

  1.                                   Бер кырмыска арып-талып
  2.                                   Эштән кайтып килә икән(.)
  3.                                   Нәкъ шул вакыт, җил кузгалып,
  4.                                   Бу мескенең суга төшкән(.)
  5.                                   Чыга алмас иде, бәлки,
  6.                                   Күпме генә тырышса да.
  7.                                   Бер акыллы малай күреп,
  8.                                   Чыбык сузган кырмыскага(.)
  9.                                   Уен ич бу(!) Малай әллә
  10.                                   Җан-фәрманга тырышканмы(?)
  11.                                   Юк, дусларым, ә шулай да

                                  Коткарган ул кырмысканы…

  •                                                                         (З.
    Мансур)
  • Сүзлек эше: җан-фәрманга – бөтен көченә
  • — Нинди тыныш билгеләре куйдык?
  • — Нокта, өндәү, сорау билгеләрен куйдык.
  • — Тагын бер кат дөрес интонация белән укып чыгарбыз (укыйлар).
  • — Бу нинди малай?
  • — Ярдәмчел, тәртипле.

— Әйе, кырмыска тырыш, эшчән бөҗәк. Без аларны сакларга тиеш. Чөнки бер
оя кырмыска җәе буена 5 миллион корткычны юк итә. Бу малай кырмысканы коткарып,
бик дөрес эшләгән. Шуңа күрә без аны ярдәмчел, тәртипле дип әйтә алабыз.

— Хәзер дәреслекнең 127 нче битендәге кагыйдәне укып чыгыйк.

— Димәк, бүген бездә тыныш билгеләре кунакта булачак. Менә алар
(тактаның бер чатына куела). (4 нче слайд)

-Укучылар, бүген без әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен өйрәнербез.  (5
нче слайд) Безнең максатыбыз: әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен күзәтү;
хикәя җөмләләрне аерып танырга ярдәм итү, җөмләләрне дөрес тавыш белән уку;
туган телебезгә кызыксыну уяту, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Максатлар тау башына
язылган. Дәрес ахырына без бергәләп шушы тау башына менә алсак, максатыбызга
ирешербез. Аның өчен бирем-күнегүләрне дөрес итеп эшләргә кирәк. Сез әзерме?
Кәефләрегезнең ничек икәнен миңа күрсәтеп алыгыз. (Өстәлдә торган карточкалар
арасыннан сайлап күрсәтәләр) Бик яхшы.

 

  1. Дәреслекнең 126 нчы битеннән 268 нче күнегүне укыйбыз.
  2. — Җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куелды?
  3. — Нокта, сорау, өндәү.

Нәтиҗә: тыныш билгеләре җөмләне өч төргә бүлә. Әйдәгез бергәләп моделен
төзеп карыйк. (6 нчы слайд)

Рэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 класс 

— Дәфтәрләрне ачабыз.
Бүгенге числоны, дәреснең темасын язабыз. (7 нче слайд)

  • — Менә хәзер
    күнегүдән бер хикәя, бер сорау, бер өндәү җөмләне дәфтәрләргә язып алыгыз
    (язалар). 
  • — Бу хикәядә нинди
    җөмләләр күбрәк булды?
  • — Хикәя җөмләләр
    күбрәк булды.
  • — Хикәя җөмлә
    ахырында нинди тыныш билгесе куелды?
  • — Нокта.
  • — Нинди интонация
    белән укыла?
  • — Тыныч тавыш белән
    укыла.

— Димәк, тыныч
тавыш белән хәбәр итүне белдергән җөмлә  хикәя җөмлә була. Ахырында нокта куела.(8
нче слайд.)
(Кунакка килгән тыныш билгеләре арасыннан ноктаны аерып алып
такта уртасына куябыз). Нокта бүген безнең дәресебезнең кунагы. Ул дәреснең
түрендә торачак.

ΙΙΙ. Ял итү. (9 нчы слайд)

Уен-бирем.

— Безнең янга сыерчык
очып килгән. Ул әле генә җылы яклардан кайткан, бик арган. Болытларга
кунаклатып, без аны ял иттерик. Ләкин болытлар буш түгел, аларга тыныш
билгеләре куелган. Әйдәгез, шулар арасыннан бер

артык билгене әйтегез, сыерчыкны
аның урынына утыртабыз. (10 нчы слайд)       Рэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 классРэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 классРэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 классРэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 класс

— Өтерне алабыз, чөнки
әйтелү максаты буенча җөмлә ахырында өч төрле тыныш билгесе куела.

ΙV. Ныгыту. (11-12 нче слайд) Кечкенә текст. Җөмлә
ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп карыйк.

  1. Менә яз җитте (.)
  2. Җылы, кояшлы көннәр
    башланды(.)
  3. Җылы яклардан кошлар
    кайта(.)

— Бирелгән җөмләләр
нинди тавыш белән әйтеп укылды? Бүген җөмләнең кайсы төренә күбрәк тукталдык?

  • — Хикәя җөмләгә,
    чөнки җөмләләр тыныч тавыш белән укылды.
  • — Димәк, нинди җөмлә
    хикәя җөмлә була?
  • — Тыныч тавыш белән
    әйтелгән, ахырында нокта куелган җөмлә.

V. Өй эше. (13 нче слайд) Дәреслекнең 127
нче битендәге 269 нчы күнегүне эшләргә, күп нокталар урынына тиешле тыныш
билгеләрен куеп, шигырьне күчереп язарга. Өстәмә бирем: теләгән кешегә журналлардан,
кызыклы китаплардан бүген өйрәнгән җөмлә төрләренә берәр мисал язып килергә.

Хәзер төркемнәргә
бүленеп эшләп алырбыз. Мин төркемнәр дип бер парта артында утырган укучыларны
әйтәм. Кайсы төркем күбрәк җөмлә уйлап языр,  аннан соң тикшерербез. (14-15
слайдлар)

а) көн, җылы, аяз. –
Җылы, аяз көн.

б) кояш, урманнар,
нурлар, коена. – Урманнар кояш нурларына коена.

в) оча, күбәләкләр,
болында. – Болында күбәләкләр оча.

г) урманда, сайрый,
кошлар. – Урманда кошлар сайрый.

д) суда, бәбкәләре,
үрдәк, уйный.- Суда үрдәк бәбкәләре уйный.

Эшкә нәтиҗә ясау.
Дөрес һәм күбрәк язган төркемнәрне бәяләү.

VΙ.Йомгаклау.

Дәрестә актив
катнашкан укучыларны билгеләү. “5” ле  алучыларга кызыл йолдызчык, “4”
ле алучыларга зәңгәр түгәрәкләр бирү.

  1. — Бүгенге дәрестә сез
    нәрсәләрне белдегез?
  2. — Җөмлә төрләрен
    белдек.
  3. — Кайсы җөмләгә күбрәк
    тукталдык?
  4. — Хикәя җөмләгә
    тукталдык.
  5. — Безгә кунакка
    килгән тыныш билгеләренең кайсылары читтәрәк калды?

— Өндәү, сорау.
Аларны без киләсе дәрестә карарбыз.

-Укучылар, безнең
максат тау башына менеп җитү иде. Менә мин үзебезне тау башына менеп җиттек дип
исәплим. Кәефләрегез ничек соң? Ягез әле, күтәреп күрсәтегез миңа. (Укучылар
күрсәтәләр)

— Киләсе дәрестә
калган тыныш билгеләренә күбрәк тукталырбыз. Рәхмәт, сау булыгыз. Дәресемне шушы
шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә. (16 нчы слайд)

  •                                  
    Күпме көч куйдык, тырыштык
  •                                  
    Тауга да менеп җиттек.
  •                                  
    Бирем, күнегүләр эшләп,
  •                          
            Максатка без ирештек.     
  • Кулланылган әдәбият:

1.    
Р. А. Низамов “Көч һәм рух
тамырлары”, 2000;

2.    
“Мәгариф” җурналы, 2004;

3.    
“Гөлбакча” китабы.

Рэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 класс — Мастерок

Рэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 класс

Дед Мороз украсил ёлку хрустальными шарами. Шары внутри полые, заполнены воздухом.

Баба Яга тоже украсила свою ёлку. Она сделала сплошные шары из глины. Шары получились такого же размера, как у деда Мороза, но они всё время падали с ёлки, потому что были в 44 раза тяжелее полых хрустальных шаров.

  • Тогда Баба Яга решила испортить шары Деду Морозу, и стала наливать в них воду, чтобы они тоже падали с ёлки.
  • Во сколько раз увеличится вес хрустального шара, если всю полость в нем заполнить водой?
  • Плотность хрустального стекла равна 4,5г/см34,5г/см3, а плотность глины 1,8г/см31,8г/см3.

Ответ оставил Гость

Ответ на вопрос «Сыйфатлар кулланып рэсем буенча хикэя тозеп яз. » был оставлен пользователем Гость по предмету Другие предметы. Чтобы посмотреть ответ нажмите «Посмотреть ответ»

Әйтү максаты ягыннан җөмләләрне хикәя, сорау, боеру җөмләләргә бүләләр.

Чынбарлыкта булган вакыйгалар, күренешләр, берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә хикәя җөмлә дип атала. Ул чагыштырмача тыныч, салмак тавыш белән әйтелә. Гадәттә, мондый җөмлә хәбәр белән тәмамлана. Мәсәлән: Җыр тавышы бөтен бинаны яңгырата иде. (Г. Бәширов) Кеше бар чакта да ирекле булып бетә алмый. (А. Гыйләҗев)

Нинди дә булса сорауны белдергән җөмлә сорау җөмлә дип атала. Сорау я тыңлаучыга, я сөйләүченең үзенә бирелә. Сорауны белдергән сүзгә басым ясап әйтелә. Сорау җөмлә ахырына сорау билгесе куела.

Сорау җөмлә һәрвакыт сорау интонациясе белән әйтелә һәм сорау алмашлыклары, -мы, -ме сорау кисәкчәләре ярдәмендә белдерелә. Мәсәлән: Туган өйгә озакладың, Кайларда йөрдең, балам? (Р.

Әхмәтҗанов).Ни өчен һәр халык үзенең тарихын белергә тырыша икән? (М. Юныс). Кайвакыт сорау интонациясе үзе генә дә сорауны белдерә. Мәсәлән: Ләйсәнә, әгәр берәрсе күрсә? (К.

Кәримов)

Читать также:  Сплав бронзы и серебра

Боеру җөмләнең үзенә генә хас интонациясе була. Ул боеру тавышы белән югарырак тонда әйтелә. Башка төр җөмләләрдәге кебек үк, логик басым төшкән сүз тагын да югарырак тон ала.

Боеру җөмләдә әйдә, әйдәгез, әйдәле, әле кебек күрсәткечләр дә булырга мөмкин. Алар боеруның төрле төсмерләрен белдерәләр. Гадәти итеп кенә әйтелгән боеру җөмләдән соң нокта куела. Ихтыярны хис белән белдергән боеру җөмләләр ахырында өндәү билгесе куела.

Мәсәлән, Яле, яле, сөйләп җибәр әле. (М. Мәһдиев).

Көчле тойгы белән әйтелә торган җөмләләрне тойгылы җөмләләр дип атыйлар. Аларда төрле тойгыларны: шатлану, соклану, курку, шикләнү, ис китү, үкенү, теләк, ниятләү, икеләнү һ.б.

Белдереләләр һәм күтәренке тавыш белән әйтеләләр. Гадәттә, аның ахырында өндәү билгесе куела. Мәсәлән: Күкчәтаудан Сәлимә белән Әхияр кайткан! – дигән хәбәр бөтен авылга сәгате, минуты белән тарала.

(М. Мәһдиев).

Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр (нинди, кайсы, соң, бит кебек сүзләр һәм ымлыклар), кабатлаулар, инверсия зур роль уйный.

Сөйләүченең ихтыярын, эшләргә кушуын, боеруын, өндәвен, үтенүен, чакыруын, киңәшен белдергән җөмлә боеру җөмлә дип атала. Аның хәбәре күпчелек очракта боерык фигыль белән белдерелә.

Исегездә тотыгыз! Төрле тойгылар кушылып әйтелгәндә, хикәя, сорау, боеру җөмләләр тойгылы хикәя, сорау, боеру җөмләләргә әйләнә. Мәсәлән: Карасана, нинди гөлчәчәкләр! Мин кичә аларны ничек күрмәдем икән соң? (Д. Аппакова). Сөйләшеп кара әле син аның белән! (С.Әдһәмова)

107. Әйтү максаты буенча җөмләләрне төркемләгез.

«Ишекне ачуга ирем бер хатын белән маташып ята… дөньям челпәрәмә килде»

Рэсем буенча хикэя тозеп языгыз 3 класс

“Кешегә мәхәббәт, ярату хисе бер тапкыр гына бирелә. Ә аннан калганы инде мәхәббәт түгел, ә болай, гомерне уздыру гына”, – дигән язмаларны газетадан укыйм да, шаккатам! Имеш, бер-береңә булган хисләрне саклап калу-калмау гашыйк кешеләрнең үзләреннән генә тора, дип язган була хыялыйлар. //Безнең авыл гыйбрәте//

Минемчә, гел алай түгел ул. Мәхәббәт күп төрле буладыр дип уйлыйм. Башта берсен үлеп яратасың, аннан икенчесенә гашыйк буласың. Тормыш үкенечле булмасын дисәң, кеше сүзенә карамаска, билгесез киләчәктән курыкмаска кирәк икән ул. Бу сүзләрне үземнең тормыштан чыгып әйтәм мин.

Ришат белән 2 ел ярым очрашып, нык яратышып өйләнешкән пар идек. Артымнан егетләр күп йөрде. Ул мине берәүгә дә бирмәде, бер адымга да калмыйча, күңелемне яулап алырга тырышты. Шуның белән мине үзенә каратты да.

Хисләребез көчле булганын күреп торсалар да, ике яктан да әниләр безнең кушылуга башта каршы булдылар.

Авылда шулай бит инде ул – һәрбер нәсел үзен башкалардан югары тоткан була, үзләреннән калган башкалары җыен вак-төяк.

Аныкылар мине тәнкыйтьләде, минекеләр Ришатны булдыксыз, гаилә тота алмас дип сөйләделәр. Шул сүзләр аркасында, белмим, ничә тапкыр үзебез тавышланышып, ничә тапкыр тагын дуслашканбыз икән? Ләкин без каршылыкка бирешмәдек, барыбер бергә булабыз, арага кеше сүзе кертмибез, хәтта әниләрнекен дә дидек. Ни дисәләр дә, туйга барып җиттек, гаилә кордык, яши башладык.

Туйдан соң, авылдан китеп район үзәгендә кеше фатирында акча түләп тора башладык. Мин бер шәхси эшмәкәрнең сәүдә оешмасында хисапчы булып эшли башладым.

Ә Ришат, үзе әйткәнчә, укымаса да, беркайчан да эшсез тормады. Эшли белгән егетләр белән оешып шабашкага йөрделәр. Заказлары өзелеп тормады, чыннан да, гел эштә булдылар.

Җәй җитсә, бура бурадылар, кышкылыкта йортларның эчке ягында эшләделәр.

Бер елдан улыбыз туды, шулай матур гына тормыш башланып китте дигәндә генә… Язмыштырмы, өйдә ике ел утырып, улыбызны балалар бакчасына биреп, яңадан эшли башлаган чор иде. Кайгы көтмәгәндә килде.

Ял көннәрендә әниләргә бергәләп кунакка кайта идек, яки мин улым белән генә кайтып килә идем. Җомга китәм дә, якшәмбе киләм. Ә ул көнне өйгә никтер шимбә кич кайтырга булдым.

Ачып керүгә ишек төбендә торган иремнең кроссовкасына, янында кечерәк бүтән кроссовкага күзем төште. Бигрәк бәләкәй кроссовка дип уйлап куйганымны хәтерлим.

Әле артыгын уйламыйм да бит, берәр иптәше белән ашарга кергәннәрдер, суыткычта ни бар иде соң әле анда дип искә төшерәм. Башта тыныч кына атлап аш бүлмәсенә кердем. Юк болар. Шуннан йокы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрдем.

Ирем бер хатын белән маташып ята! Иремнең хыянәтенә бер шаккатсам, сөяркәсенә карап икенче аптырадым, иремнең дустының хатыны иде ул! Мондый хәлдә төрле кеше үзен төрлечә тота. Кемдер сөяркәгә ташлана, чәчләреннән йолкый, чыраен тырмый. Икенче берәүләр исә сөяркә каршында ире белән талаша башлый.

Минем икесенең берсе белән дә аңлашып утырыр хәл булмагандыр инде. Ул вакытта ниләр кичергәнемне аңлатып бетереп булмый. Икенче көнне үк, кеше сүзе дип тормадым, аерылышырга гариза язып чыктым.

Бик авыр булды инде. Үпкә белән бергә рәнҗүе дә, ачу килү дә – барысы бергә кайнады.
Шул көннән соң башка берәүгә дә борылып карый алмас кебек идем. Вакыт барысын да төзәтә икән. Ялгызлыкта бер ел да яшәмәдем дияргә була, Ленар белән таныштым. Бер дә өйләнмәгән кеше булса да, аерылышкан хатын, чит кеше баласы дип тә тормады. Икебезне берьюлы яратты, мин дә сизмәстән гашыйк булдым.

Миннән соң хыянәтче Ришат та дә озак йөрмәде. Районга кайткан бер хатынга йортка кергән диделәр. Ярар, бәхете шунда булсын инде. Юк, каргамыйм, нәрсәгә шул хайван өчен өстемә начар эш алыйм әле! Шунысы кызык, Ленар белән яши башлаганнан бирле Ришат булмаган да кебек.

Ришат күренеп йөрмәгәч, улыбыз да аны бик тиз онытты. Әйе, тормыш дәвам итә. Яңа ирем Ленар белән бергә яшәвебезгә менә инде 8 ел булды, уртак кызыбыз туды. Өрмәгән җиргә дә утыртмый, улым тулысынча диярлек аның карамагында.

Бүгенгә мин аны бик яратам, ә инде алда ниләр буласын кем белгән, планнар корганым юк. Ничек бар, шулай яшәргә инде. Уйлыйм да, әле ярый шулай килеп чыккан, дип куям. Алдашып яшәп гомер уздырмадык, хыянәтне үземә күрергә язды.

Аерылышканга гел үкенеп утырганым юк әле. Тормыш дәвам итә икән ул.

Кадереңне белмәгән кешегә табынырга кирәкми, барыбер үз бәхетең килеп чыга. Уртак балалар, көндәлек тормыш алып бару, бер-береңә хөрмәт – менә шунда ярату мәхәббәт яши. Иң кирәге әнә шул.

Үзем әлләни өлкән яшьтә булмасам да, бүген мәхәббәт утларында йөрүче яшьләргә әйтәсем килә: бер-берегезне яратсагыз, ышансагыз, курыкмыйча өйләнешегез, кеше сүзенә карамагыз, калганын тормыш үзе көйли ул.

Ни генә булмасын, тормыш безне үзе өйрәтә.

Ләйсән сөйләгәнне Алсу Сабирова язып алды.

бэхетмэхэббэтТатартудейтормышгазабыхыянэтязмышсынавы

Рәсем буенча хикәя төзү. Яз

  • Әтнә районы Түбән Бәрәскә балалар бакчасы
  • “Рәсем буенча хикәя төзү “Яз”
  • Ата-аналар һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен зурлар төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге буенча ачык шөгыль конспекты

Тәрбияче: Залилова А.Р.

  1. Март, 2019 ел
  2. Максат: Балаларның язгы табигать турында күзаллауларын ныгыту.
  3. Бурычлар:

1. Балаларда табигатьтәге матурлыкны күрә белеп, аңа соклану хисләре тәрбияләү.

2. Пиктограммалар кулланып бирелгән план буенча яз күренешләрен тасвирларга өйрәтү.

3. Темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.

Алдан эшләнгән эшләр:

1. Язгы табигатькә сәяхәт.

2. Язгы табигатьне күзәтү.

3. “Яз”темасына иллюстрацияләр карау.

  • Кулланма материал: Магнитлы такта, яз күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр, уенчык күбәләкләр, картоннан ясалган яфраклар, “яз“ темасына презентация”, хрестоматия “Балачак аланы” 281бит.
  • Индивидуаль эш:  Балаларның җөмләләрне дөрес һәм тулы итеп әйтә белүләренә ирешү.
  • Эшчәнлек  барышы
  • Тәрбияче кулында энҗе чәчәк.

Исәнләшү. Язгы табигать турында әңгәмә.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Балалар, бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн!

  1. Тәрбияче: Хәлләрегез ничек?
  2. Балалар:
  3. Язгы кояш кебек,
  4. Туган телен, татар телен,
  5. Өйрәнергә дип килдек.
  6. Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди чәчәк?
  7. Балалар: Энҗе чәчәк.
  8. Тәрбияче: Энҗе – нинди чәчәк?

Балалар: Язгы чәчәк, ак чәчәк, матур чәчәк.һ.б

Сулыш гимнастикасы.

Тәрбияче: Әйдәгез, чәчәкләрне иснәп карыйбыз. Күзләрне йомып, борын аша сулыш алабыз да, әкрен генә авыз аша чыгарабыз.

Тәрбияче: Энҗе чәчәкне күп иснәргә ярамый, ул агулы чәчәк.

”Яз”темасына презентация карау.

Тәрбияче: Балалар, яз көне табигатьтә бик күп үзгәрешләр була. Әйдәгез , язгы табигатьнең иң матур мизгелләрен карап китәбез.

Тәрбияче (пиктограммалар белән эшләү):

– Язгы табигатьнең иң матур мизгелләре турында сөйләшербез, ял итәрбез, укырбыз, татар телендә әкиятләр, табышмаклар, әйтемнәр бик күп. Шуларның берсе белән танышырбыз. Күзләрне ял иттерербез, авазлар, иҗекләр белән эш итәрбез, иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнербез.

  • Рәсемнәр кулланып, “яз” турында сөйләп аңлату
  • Тәрбияче: Балалар, менә бу рәсемнәр язгы табигатьнең иң матур мизгелләре
  • һәм яз көнендәге үзгәрешләр турында сөйләшеп алырга ярдәм итәр.

(Балаларга кояш, үсемлекләр, җәнлекләр, кеше сурәтләнгән рәсемнәр тәкъдим ителә). Балалар бу рәсемнәргә карап, агачлар, чәчәкләр, хайваннар, кошлар, кешеләр сүзләрен кулланып, яз турында сөйлиләр.

Тәрбияче: Язгы  табигать нинди була?

Балалар: Көннәр җылына. Гөрләвекләр ага. Күктә кояш елмая. Түбәдән тамчылар тама.

Тәрбияче: Бик әйбәт. Яз көне агачлар, чәчәкләр нишлиләр?

Балалар: Агачлар яфрак яралар. Матур чәчәкләр үсеп чыгалар. Яшел үлән үсеп чыга.

Тәрбияче: Яз көне җәнлекләр, кошлар үзләрен ничек тоталар?

Балалар: Җылы яктан кошлар кайталар. Кошлар оя коралар. Аю йокыдан тора. Куяннар туннарын алыштыралар.

Тәрбияче: Яз көне кешеләр нишлиләр?

Балалар: Кешеләр җылы киемнәрен салалар. Кешеләр бакчада эшли башлыйлар. Балалар көймә йөздереп уйныйлар. Балалар агач утырталар. (Бер – ике баладан хикәя төзеп сөйләтү)

Ял минуты. Яз килә”уены.

  1. Тәрбияче: Я, балалар, карагыз,
  2. Тышта, әнә, килә яз.
  3. Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,
  4. Яз килгәнен беләбез.
  5. Тәрбияче: Миңа якын килегез,
  6. Яз турында сөйләгез.
  7. Балалар:
  8. Канат кагып ерактан (очу хәрәкәтләре ясыйлар)
  9. Кошлар кайтты көньяктан  (учларына бармак белән төртеп- төртеп күрсәтәләр)
  10. Тамчы тама тып та,тып,
  11. Булмый аны туктатып. (кулларын югары күтәреп, күккә күрсәтәләр)
  12. Зәңгәр күктә кояш балкый,
  13. “Тышка чык” дип, безне алдый. (туп сикерткән хәрәкәтләр ясыйлар)
  14. Сикергеч, туп  кулга алыйк,
  15. Сикереп уйнап карыйк. (кулларын чабып, бер урында сикерәләр)
  16. Яз бездә озак тормый,
  17. Җәй килер җырлый – җырлый.
  18. Мөнир Мазуновның “Яз килә” шигырен уку

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә хәзер Мөнир Мазуновның “Яз килә” шигырен сөйләп күрсәтәм. Игътибар белән, бик яхшы итеп  тыңлагыз. Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

  • Көннәр аяз, күктә алсу
  • Нур сибеп, кояш көлә.
  • Җиргә тама көмеш тамчы —
  • Сагынып көткән яз килә.
  • Тәрбияче: Шигырьдә нәрсә турында сүз бара?
  • Балалар: Яз турында.

Тәрбияче: Шигырь сезгә ошадымы? Барлык сүзләрне дә аңладыгызмы? Яттан өйрәнергә телисезме?

Тәрбияче: Ә хәзер тагын бер кат укыйм. Ә сез әкрен генә эчтән кабатлап, исегездә калдырырга тырышыгыз.

  1. Магнитлы такта белән  эшләү
  2. Тәрбияче пиктограмма кулланып, тагын бер кат укый, пиктограммаларны магнитлы тактадагы куелган тәрәзәләргә схема белән куеп бара: (кояш, күк, җир, тамчы, яз).
  3. Балалар белән бергәләп кабатлау (2 тапкыр).
  4. Берничә  баладан пиктограммалар кулланып, шигырьне кабатлату, аерым-аерым яттан сөйләтү.
  5. Күзләргә ял минуты
  6. Әйдәгез әле, балалар, матур күбәләкләр белән күзләребезне ял иттерик.

Күзләребез уйнаганда, гәүдәбез, аяк-кулларыбыз селкенми. Аркабыз төз булырга тиеш.

  • Болындагы нәни күбәләкләр.
  • Дөньяга ямь бирделәр.
  • Бергәләп өскә күтәрелделәр.
  • Уйнаклап  аска төштеләр.
  • Алга таба, артка таба
  • Уңга, сулга  очтылар.
  • Кояш тирәли әйләнеп,
  • Безгә сәлам бирделәр.
  • “Иҗекләр  дөньясында”сүзле уены

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, нинди матур агач үсеп утыра. Агач  яфраклары гади түгел, ә сюрприз белән. Балалар, әйдәгез әле, һәрберегез берәр яфрак өзеп алыгыз. Яфракның артында  рәсем. Хәзер сүзләрне –рәсемнәрне иҗекләргә бүләбез.

Ике иҗекле сүз – рәсем икән, ике тәрәзәле вагонга утырабыз, өч иҗекле сүз булса – өч тәрәзәле вагонга утырабыз. Ялгышмагыз. Сүзләрне чәбәкләп тикшерегез.

  1. Гөр-лә-век       там-чы      яз
  2. Кар-лы-гач      бо-лыт        су
  3. Кү-бә-ләк        бө-ре

Тәрбияче тиз генә биремне тикшереп ала. Бер-ике баладан кабатлата.

Иҗади эшчәнлек “Язгы кояш” ясау.

Тәрбияче: Балалар, миңа якынрак килегез әле, карагыз  әле, монда нәрсә яшерелгән икән? Әйдәгез, ачып карыйбыз. Нәрсәләр болар?

Балалар җавап бирәләр..

Тәрбияче: Балалар, шушы түгәрәк поролоннар белән кояш ясыйбыз.

(Алдан  өстәл өстендә кояш ясау өчен бер кулланышлы кашыклар, чәнечкеләр, губкалар куела, аларның өсте бизәкле конус белән  капланган).

Тәрбияче: Балалар, иң элек ике төркемгә бүленәбез. Сары губкалардан кояш ясыйбыз. Кояш бит нурсыз булмый. Кашыклардан, чәнечкеләрдән кояшка нурлар ясыйбыз. Кояшка күзләр дә, авыз да, борын да ябыштырырбыз. (Балалар төркемнәрдә эшлиләр)

Тәрбияче: Балалар, карагыз, нинди матур кояш ясадык. Балалар, әйдәгез әле, кояшка карап, бүген өйрәнгән шигырьне яттан сөйлик.

Балалар шигырьне бергәләп кабатлыйлар.

Йомгаклау

Тәрбияче: Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? Әти –әниләрегезгә нәрсә сөйләрсез?

Балалар: Шигырь өйрәндек, уйнадык, кояш ясадык.

Тәрбияче: Балалар, нәкъ шушы кояш кебек, йөзләрегез гел елмаеп торсын, көннәргез гел аяз булсын. Әти-әниләрегез дә сезнең елмаюларыгызга карап, шатланып яшәсеннәр.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, сез бик тәртипле булдыгыз. Сау булыгыз!

Язгы эшләр | «Мәйдан» журналы

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор.

Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Бакчада өелеп кар ятса да, язгы эшләргә март башында ук тотынырга кирәк. Беренчедән, кояш ныклап кыздыра башлаганчы, теплицага кар кертергә кирәк. Анда күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак.

Көннәр җылыта башлау белән декоратив үсемлекләр өстеннән кышкылыкка капланган әйберләрне алыгыз, ләкин аларны бөтенләй ачып куярга ашыкмагыз. Агачларның корыган, сынган, туңган ботакларын кисегез. Бакчагызда кар күп булса, зур савытларга тутырып куегыз. Яшелчәләргә сибәргә бик файдалы су җыелып торачак.

Теплица өстеннән карны төшереп торыгыз, баз өстен кардан чистартыгыз. Көздән сарымсак, кишер утыртып калдырылган түтәлләрдән карны алмагыз, ул эреп, җиргә сеңәргә тиеш.
Язгы эшләрнең берсе — агачларны һәм куакларны известь белән эшкәртү. Бу эшне озакка сузмыйча, җылы кояш карау белән башкарыгыз.

Башта агач кәүсәсендәге яраларны, ярык урыннарны тимер купоросы эремәсе белән эшкәртеп чыгарга, аннары бакча сумаласы сөртергә кирәк. Җимеш агачларында чәчкә бөреләре саклансын өчен кәүсәгә известь эремәсе сиптерегез.
Мартның икенче декадасында агачларның һәм куакларның картайган яки артык үскән ботакларын кисеп, аларны формалаштырырга мөмкин.

Кар эреп бетүгә, зарарлы бөҗәкләрдән саклау өчен агачларны махсус пояслар белән каплыйлар. Бу вакытта теплица эчендәге кар да эреп беткән була, хәзер дезинфекцияләү эшләрен башкарырга кирәк. Кояшлы җылы көнне теплицаның эчке ягын чәй содасы һәм кер сабыны салынган җылымса су белән юыгыз. Янә бер тапкыр чиста су белән сөртеп чыгыгыз.

Кайбер бакчачылар теплицаның тышкы ягын юып тормый. Ләкин үсемлекләр яктылык ярата, шуңа да язын-көзен бу корылмаларны яхшылап юарга һәм чиста тотарга киңәш ителә. Поликарбонаттан корылган теплицаны юганда йомшак губка яки чүпрәк кулланыгыз, чөнки тимер щетка, металл сетка, хәтта каты капчык тукымасы да зыян китерергә мөмкин.

Теплицаның кипкәнен дә көтеп тормыйча, ишекләрен, форточкаларын ябып, булган тишекләрен томалап, эченә күкерт шашкасы (бакчачы кибетендә сатыла) яндырырга куярга кирәк. Теплицаның бер кубометр күләменә 60 грамм күкерт шашкасы кулланыла. Биш көн үткәч, корылманы яхшылап җилләтегез. Бу эшләрне башкаргач, җирне казып чыгарга да була.

Март — үсентеләр үстерү чоры. Февральдә утырткан татлы борыч, баклажан, помидорларны күчереп утыртырга вакыт. Шулай ук март урталарында помидор, татлы борыч, төсле кәбестә кебек яшелчә, сальвия, гвоздика, арыслан тамагы (львиный зев) кебек чәчкә үсентеләре алу өчен орлык чәчәргә була.

Мартның соңгы атналарында бегония, гладиолус, георгиннарның бәрәңгеләрен өйдәге савытларга утыртсагыз, җәй башында ук бакчагыз төрле төстәге чәчкәләргә төренер. Кышкылыкка капланган роза, гортензия, азалия кебек чәчкәләрне һәм башка декоратив куакларны ачып җилләтергә онытмагыз.

Нинди генә эшкә тотынсагыз да, һава температурасына карап башкарыгыз. Язның да үз холкы, үз нечкәлекләре була.

Иремнең абыйсы үзенә бала табып бирүемне сорый

Мин өйдә генә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм, иремнең дә эшендә бар да яхшы. Безгә күршеләребез дә гел көнләшеп, кызыгып карый — әти-әниләр белән дә искиткеч яхшы мөнәсәбәтләрдә, иремнең абыйсы Илсурның гаиләсе белән дә без күршеләр генә, бик дус-тату яшибез.

Ә ничек дус булмаска соң? Илсур иремнән 2 яшькә олырак, ул кечкенә вакытында ук энесен гел караган. Ул вакытта әти белән әни күп эшләгән, ә Илсур Фәритне бакчага да, мәктәпкә дә йөрткән, укырга, дәресләрен әзерләргә булышкан. Бер сүз белән генә әйткәндә, Фәрит өчен абыйсы Илсур — чын авторитет.

Ә мин нишләп бертуган абый-эненең арасына керергә, аларны ачуланыштырырга тиеш әле. Туганнар арасын бозарга сәбәп тә, моңа хакым да юк.

Илсурның хатыны Сәрия дә бик мөлаем, ягымлы, ачык йөзле, уңган хатын-кыз. Аның белән уртак телне тиз таптык. Төрле хатын-кыз кызыксынулары турында да сөйләшергә яратабыз. Тагын бер яраткан шөгылебез бар — чәчәкләр үстерергә яратабыз.

Авыл җирендә бөтен кешенең дә чәчәккә исе китми бит, аңа ашый торган әйбер булсын. Ә без Сәрия белән чәчәк орлыкларын, үсентеләрен интернеттан да кайтартабыз, шәһәргә дә барып алабыз. Шуңа күрә аның да, минем дә ишегалды — чын гөлбакча.

Сәрия бик яхшы хатын-кыз, ләкин бер проблемасы бар — бала таба алмый. Ниндидер хатын-кыз авыруы бар анда, мин аны ничек булдыра алам, шулай тынычландырырга тырышам.

«Ул кадәр кайгырма инде. Хәзер нәрсә генә эшләмиләр бит. Хатыны булмаган ир-атлар да бала алып кайта. Онык үстерер яшькә җиткән җырчылар, артистлар үзләре бала табып ята. Әле син яшь, көчле, ниндидер юк-бар авыру өчен борчылма. Хәзер медицина көчле бит, бер ел да узмас, дәваларлар. Яки операция ясарлар, яки башка берәр нәрсә уйлап табарлар», — дип юата идем.

Сәриянең моңа бик ышанасы килә иде, хәтта күзләрендә очкыннар кабынды. Әмма вакыт уза, бернинди медицина да аларга ярдәм итә алмады.

Илсур да балаларны бик ярата иде. Безгә килгәч тә башта бөтен бала-чага белән күрешеп, алар белән шаярышып алмыйча, безнең янга да килми иде. Балалар янына күчтәнәчсез, бүләксез бер тапкыр да килгәне булмады. Безнең балалар да аны бик ярата инде.

Ул көнне без улыбыз Рөстәмнең 3 яшьлек туган көнен уздырган идек. Гадәттәгечә, табын түрендә — Илсур белән Сәрия. Күңелле итеп, җырлап-биеп бәйрәм иттек.

Кунаклар таралышкач, мин балаларны йоклатырга бүлмәләренә алып кереп киттем, ә Сәрия табынны җыештырып калды. Балаларны яткырырмын да, Илсур, Сәрия белән сөйләшеп утырырбыз дип уйладым.

Улымны йоклатканда бүлмәгә Илсур белән Фәрит килеп керде.

Ирем: «Әйдә, улымны йоклатам, монда сиңа Илсурның әйтәсе сүзе бар әле», — ди.

«Ииий, беләм инде мин аның нәрсә әйтәсен. Тагын сине балыкка җибәрүемне сорыйдыр. Юк, җибәрмим!» — дип көлеп куйдым.

«Юк, мин ул хакта түгел. Миңа бала табып бир әле, Гөлнәзирә?» — диде Илсур.

Мин аптыраудан агарынып каттым. Сүз дә әйтә алмадым. Әле бит бу сүзләрне ирем дә ишетеп тора, әмма кылы да селкенми. Ә Илсур сүз дә әйтергә ирек бирмичә сөйли башлады:

«Гөлнәзирә, күреп торасың бит инде, безнең Сәрия белән берни дә барып чыкмый. Сезгә килеп балаларыгызны күргән саен, йөрәгем кысылып куя. Сәрияне ташлый да алмыйм, ә ул бала таба алмый. Менә сездә утырам, сездә күңелле, өегездә бала-чага тавышы яңгырап тора, чыр-чу. Ә бездә кабер тынлыгы…»

«Илсур, бәлки балалар йортыннан бала алырсыз», — дидем, нәрсә әйтергә белмәгәннән.

«Була да соң. Безнең эштәге бер ир алды уллыкка бала — хәзер хастаханәдә кайтып керә алмыйлар. Юкса, башта сау-сәламәт бала иде, соңыннан бер чир артыннан икенчесе китте. Мин сабыемның авыртудан интеккәнен, ә үземнең аңа берничек тә ярдәм итә алмавымны күз алдыма китерәм… Ә сезнең балалар сау-сәламәт. Мин дә сәламәт. Ул балага бездә яхшы булачак», — диде.

«Илсур, син үз акылыңдамы соң? Мин 9 ай йөрәк астымда йөрткән нарасыемны, песи баласы биргән кебек сезгә бүләк итәргә тиеш буламмы? Суррогат әни тап, мондый эшләр хәзер җиңел эшләнә», — дидем ачуым чыгып.

«Син беләсеңме аларның күпме акча сораганын? Бер миллион белән генә дә котылып булмый! Ә монда… Син бала табуга без башка җиргә күченеп китәчәкбез. Әтинең мирасыннан да баш тартырмын, барысы да Фәриткә калсын», — диде Илсур.

Чыктым да Сәрия янына атылып кердем.

«Ишеттеңме безнең ирләр нәрсә уйлап чыгарган? Бөтенләй акылдан чашканнар ахры!» — дидем.

«Нишләп чашсыннар… Башкача мөмкин түгел, ахры. Бала булмаса, ташлаячак ул мине. Ә монда, син бала тапсаң да, Илсур сиңа кирәкми бит, ә башка хатын-кыз булса… Олыгайган көнемдә бер ялгызым калачакмын. Мондый гарип-гораба кемгә кирәк булсын», — диде Сәрия авыр сулап.

Бу хакта озак бәхәсләштек инде. Ирем дә һәрвакыт абыйсы яклы, хәтта шушы очракта да. Ә менә мин үземә урын таба алмый бәргәләнәм. Хәзер барысы да миннән тора, җавап бирергә кирәк. Ә мин һич кенә дә очына чыга алмыйм, нишләргә?

Мунчадагы хыянәт

Без үскәндә уң як күршебездә Шамилә апа яши иде. Үткән-сүткәндә бала-чаганы буш итмәсә дә, авылда аны бик күп хатыннар яратмый иде. Яратмый гына түгел, күпләр аны күралмый иде. Бала-чагалык белән без аның төп сәбәбен дә аңлап бетермәгәнбез инде, әмма үсә-үсә барысына да төшенәсең бит ул.

Шамилә апа — әниләрнең чордашы. Шулай булса да, ни сәбәпледер, кияүгә чыкмый калган. Ә шулай да югалып калмаган, ялгызлыктан интекмәгән дип сөйлиләр. Озын төннәрне үзе генә газапланып уздырмаган. Хатыннар шуңа күрә яратмаганнар да инде аны.
Көннәрнең берсендә әни әтине нәкъ менә шул Шамилә апа белән тотты.

Миңа ул вакытта 11-12 яшьләр булгандыр, аны-моны белештерми идем. Фермадан бераз иртәрәк кайтып кергән әни көянтә-чиләкләрен алып, мунча ягып җибәрергә уйлады. Мунчабыз ул вакытта яңа гына салынган, сап-сары бүрәнәләрен бүгенгедәй хәтерлим.

Үз алдына җырлый-җырлый берни белештермичә мунчага килеп кергән әни, җен-пәри яки албасты күргәндәй чинап җибәреп, шундук атылып та чыкты. Калтырана үзе, нишләргә дә белми. Йөгереп кенә көрәк, сәнәкләр белән ишекне терәтеп куйды, монысы гына җитмәс кебек тоелгач, колач кадәр бүрәнә тәгәрәтеп килеп, бастырып куйды.

«Шунда гына торыгыз, чыгармагыз», — диде дә, үзе каядыр чапты. Без ишегалдында абый белән икәү калдык. Ни уйларга белмибез, бик куркыштык. Ул арада әни үзе белән авыл советы җитәкчесе, колхоз председателе, тагын берничә хатын ияртеп килеп тә керде. Ишекне ачкач, бер-бер артлы әти белән Шамилә апа чыгып басты.

Алга таба ни булгандыр, белмим, чөнки безнең икебезне дә урам ягына чыгарып җибәрделәр.
Шул вакыйгадан соң әни бик озак вакыт елап йөрде. Әти китүен китмәде, әмма әни дә озак вакыт гафу итә алмыйча йөрде әле аны. Билгеле, тиз генә онытып булмый инде. Шамилә апа да әллә кайда түгел бит, терәлеп торган күршедә генә яши. Карамасаң да күрәсең, тыңламасаң да ишетәсең.

Без, бер-бер арты мәктәпне тәмамлап, укырга китеп беттек. Берничә көнлек бәйрәм вакытында гына кайтып-китеп йөрибез. Әлеге вакыйганы бергәләшеп телгә алып сөйләшмәсәк тә, аны беребез дә онытмады. Ул көн һәрберебезнең күңелендә иде. «Шамилә апагыз бераз авырып тора икән әле», — дигән хәбәрне чираттагы кайтуыбызның берсендә әни сөйләде.

Ике айга якын хастаханәдә ятып чыккан, хәзер участок фельдшеры килеп, укол салып йөри. Аягына ясаган операция урынын да көн саен ачып, чистартып, яңадан бәйләргә кирәк икән. Шамилә апаның балалары булмады, ул дөм ялгыз хатын иде инде. Табиб килә дә китә бит инде ул, ә тормыш итәргә үзеңә кирәк.

Юынырга, бераз булса да ашарга пешерергә, йомышларыңны йомышларга, дигәндәй. Сәламәт кешегә бу берни түгел, ә авыру өчен шактый зур эш бит ул. Пешергәч, юасы да бар әле җитмәсә. Гадәттә, авылыбыз аның-ише вакытта беркайчан да читләшмәде. Чират торып ашарга пешерәләр, керен юалар, мунча ягып кертәләр иде.

Ә Шамилә апа янына бер хатын да аяк басмады, хәлең ничек дип белешмәде. Чөнки яшьрәк чагында бөтенесен елаткан бит ул, күпчелекнең ирләре аның белән төн уздырган, шуның аркасында күпме ызгыш, күпме талаш булган. Без боларның барысын да әнә шул ялга кайткан көннәрне әни сөйләүләреннән генә белдек.

Әмма соңгысында әни бик борчылган иде, Шамилә апаны кызганып сөйләде, авыр хәлдә калса да бер дә сөенмәде. Зур юлга безне автобуска утыртып җибәргәч тә өйгә кермәгән әни, туп-туры Шамилә апа йортына атлаган. Теге вакыйгадан соң күпме еллар узып, гомергә бергә яшәсәк тә, алар бер-берсе белән беркайчан да исәнләшмәде. Безгә дә рөхсәт юк иде.

Ике хатын ул көнне кичке көтү кайтканчы сөйләшкәннәр. Әни, чыгып та тормыйча, ашарына да пешергән, урын-җирләрен дә алыштырган, чиләк белән су кайнатып бөтен идәннәрен юып чыккан. Бер көн дә калмыйча бөтен эшен эшләп йөргән әнигә тора-бара тагын берничә хатын кушылган. Үткәннәр онытылмаса да, берсе дә ачуын сакламаган. Әнә шулай, кайчандыр үзләрен елатып яшәткән Шамилә апаны алар 8 ай кулдан ашаттылар әле, чишендереп ышкып-ышкып юындырдылар. Аның шәрә тәнен үзләренең үк ирләре иркәләгәнен берсе дә уйламыйча калмагандыр.

Әлеге вакыйгага әллә никадәр гомер үтсә дә, без аны гел искә алабыз, сөйләшәбез. Әни дә үскәндә безне гел шуның мисалында гына тәрбияләде, ир-ат һәрвакыт билдән түбән өлеше белән уйлый, шуңа да баш белән хатын-кызга уйларга, ул тәртипле булырга тиеш, дип өйрәтте.

Рәфидә, Яңа Чишмә.

https://new.vk.com/beznen_avil

Беренче яралы мәхәббәт (хикәя)

Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте.

Камил белән Лилия кечкенәдән бергә булдылар. Бергә уйнадылар, укыдылар, кич чыктылар. Егет Лилиягә көннән-көн ныграк гашыйк була барды. Көннәрнең берендә Камил Лилиягә мәхәббәтен аңлатты.

Егет кызның кара кашларына, шомырт күзләренә күптәннән гашыйк иде инде. Лилия дә ризалыгын белдерде.

Бер авылдан булганга, алар укудан гел бергә кайталар, кич җиткәч, саф һава сулап, урамнарны әйләнеп узалар, һәр көннең ямен белеп яшиләр иде.

Еллар үтте. Алар 11нче сыйныфка җиттеләр. Урамга кич чыгулар сирәгәйде. Имтиханнарга әзерләнү күп вакытны ала иде. Вакыт уза торды. Имтиханнар да артта калды. Камил Лилиягә дүрт ел бергә яратышып йөрүләре хөрмәтенә чәчәк бәйләме бүләк итәргә булды.

Авыл тын. Күктә йолдызлар, ай калыккан. Менә Камил Лилияләрнең капка төбенә килеп җитте, ә анда кыз башка егет белән басып тора иде. Камил чәчәк бәйләмен биреп, бер сүз дә әйтмичә кайтып китте. Кыз кычкырды, елады. Ләкин Камил борылып та карамады.

Икенче көнне егет Казанга китеп барды. Алар бергә китәселәр иде дә бит, ләкин язмыш сукмакларын аерды. Камил Казандагы югары уку йортларының берсенә укырга керде. Лилия дә шунда керәсе иде, ләкин ул нишләптер күренмәде. Көннәр, атналар, айлар бер-бер артлы үтә торды. Лилия Камилнең хәтереннән бер дә чыкмый иде.

Менә ул ялга авылга кайтты. Һәм… Лилиянең әнисе авырып киткән һәм ул биредә эшкә урнашкан икән бит. Әнисендә начар чир тапканнар. Лилиянең сеңлесе дә бар, аларның яшь аермалары нибары ике генә яшь иде. Камилнең йөрәгендә борчылу хисе уянды. Аның Лилиягә булышасы да килә, ләкин хыянәтен дә онытмаган иде шул.

Беркөнне егет, кыюлыгын җыеп, Лилия янына барырга булды. Ул киләсен алдан хәбәр итте. Кыз капка төбенә чыгып, аны каршы алды. Озак күрешмәгәнгәме, алар берничә минут тын гына бер-берсенең күзләренә карап тордылар. Камил эченнән генә: «Бу күзләр шундый алдакчылар микәнни?» – дип уйлады. Кыз исә барсын да сөйләп бирергә булды.

Теге кичне, әнисенең хәле авырая һәм Лилия күрше авылдан сеңлесенең егетен чакырта. Әнисен хастаханәгә илтергә машина кирәк була. Егет кыздан гафу үтенсә дә, араларында ниндидер аңлаешсыз салкынлык хөкем сөрде. Сүзләр дә ялганмады. Кызның инде егеткә карата бәгыре каткан иде.

Еллар үтә торды. Камил дә, Лилия дә тормыш кордылар. Һәрберсе үз тормышы белән яшәде. Авылга кайткан вакытта йә кибеткә барганда, йә урамнан узганда очраша иделәр.

Көннәрдән бер көнне Камил юл һәлакәтенә дучар булды. Аның хатыны төннәр буе палата саклады. Ирнең хәле бик авыр иде. Бер тапкыр ул өзек-өзек тавышлар аша: «Лилия!» – дип эндәште.

Хатыны бу исемне белә иде һәм Лилиягә хәбәр салырга булды. Лилия килгәч, Камил аңарга озак кына карап торды.

Ул, соңгы көчен җыеп: «Лилия, мин сине яраттым һәм яратачакмын», – дип әйтә алды һәм мәңгелеккә күзен йомды.

Хатыны да бу кайгыдан соң озак яшәмәде. Камилнең ятим калган улын Лилия үзенә уллыкка алып үстерә, кеше итә менә…

Зәринә Яруллина

 

«КУ» 6, 2017

 pixabay

Ссылка на основную публикацию
Для любых предложений по сайту: [email protected]